АКШның Колумбия бүлгесе мәхкәмәсендә 18 июльдә чыгарылган карар нигезендә, Америка Глобаль медиа агентлыгы (USAGM)Азат Европа/Азаттлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясенә 2025 ел финанс елына Конгресс тарафыннан бүленгән бөтен акчаны тулысынча күчерергә тиеш. Бу карар RFE/RLның мөрәҗәгате нигезендә кабул ителде.
Мәхкәмә хөкемдары Ройс Ламберт USAGMның грантлар тапшыру өчен өстәмә, авыр шартлар кертү ниятен һәм агентлыкның RFE/RL белән гадел, ачык сөйләшүләрдән баш тартуын гамәлдәге кануннарны бозу дип бәяләде.
"Мәхкәмә белүенчә, моңа кадәр бер тапкыр да агентлык күпьеллык хезмәттәшлек шартларын тулысынча үзгәртүне таләп итеп, соңыннан сөйләшүләрдән бөтенләй баш тартканы юк иде, бигрәк тә әлеге грант алучыга ел саен акча бүлеп бирү турындагы бурычы булганда", — диде хөкемдар Ламберт.
Хөкемдар шулай ук USAGM инде бүленгән акчаны бирмәү нәтиҗәсендә RFE/RL медиакорпорациясендә күпсанлы хезмәткәрләрнең эшсез калуын, кайбер тапшыруларның туктатылуын һәм дистә еллар буе төзелгән халыкара йогынтыга җитди зыян килүен билгеләп узды.
RFE/RLга акчасыз калу куркынычы яный башлагач, дөньяның төрле почмакларындагы медиа белгечләреннән, сәяси күзәтүчеләрдән, демократия тарафдарларыннан һәм корпорациянең 23 илдә 27 телдә тапшырулар алып барган аудиториясеннән көчле теләктәшлек дулкыны күтәрелде.
RFE/RL президенты һәм баш мөдире Стив Капус мәхкәмә карарын хуплап, аны "RFE/RL үзенең тормыш өчен әһәмиятле миссиясен үти алсын өчен кирәкле финансларны алу юнәлешендә алып барылган тырыш һәм озак вакытлы юридик көрәш нәтиҗәсе" дип бәяләде.
"Бу җиңү безнең журналистларга эшләрен дәвам итәргә, 47 миллионлап кешегә дөрес һәм ышанычлы мәгълүмат җиткерергә, авторитар режимнар тарата торган мәкерле пропагандага каршы торырга яңа көч һәм ышаныч бирә", — диде Капус.
Ул шулай ук: "Бүгенгедәй катлаулы шартларда, мәгълүмати кырны явызларга биреп кую — һич ярамый. Мәхкәмә карары ярдәмендә RFE/RL АКШның дәүләт иминлеге өлкәсе мәнфәгатьләрен алга сөрү эшен дәвам итә алачак", — дип өстәде.
USAGM — АКШ хөкүмәтенә караган, ләкин эшчәнлеген бәйсез алып баручы агентлык. Ул атна саен 400 миллионнан артык кешене дөньякүләм 60тан артык телдә мәгълүмат белән тәэмин итә. Аның карамагында RFE/RL, "Америка авазы", "Азат Азия радиосы", Куба тапшырулар идарәсе (Радио Марти), Якын Көнчыгыш тапшыру челтәрләре (MBN) һәм Ачык технологияләр фонды кебек мәгълүмат чаралары бар.
2025 елга USAGMга 950 миллион доллар бүленде. Шул исәптән, RFE/RL өчен билгеләнгән сумма — якынча 153 миллион доллар, дип күрсәтелә агентлыкның рәсми документларында.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум