Мәхкәмә журналист Фәридә Корбангалиеваны читтән торып 8 елга ирегеннән мәхрүм итте

Фәридә Корбангалиева

Әлеге җинаять эшенең тагын бер фигуранты Алексей Барановскийны читтән торып алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Мәскәүдәге мәхкәмә журналист Фәридә Корбангалиевага читтән торып хөкем карары чыгарды. Хөкемдар Корбангалиеваны сигез елга ирегеннән мәхрүм итте. Аңа шулай ук дүрт ел дәвамында сайтлар администраторы булу тыелды. Әлеге җинаять эшенең тагын бер фигуранты Алексей Барановскийны читтән торып алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу хакта Мәскәү прокуратурасы хәбәр итә.

"Мәскәүдәге мәхкәмә хөкем карары чыгарды: сигез елга ирегемнән мәхрүм итү, дүрт ел сайтлар администраторы булуны тыю. Мин әлегә Штафор шәһәрчегендә розе бокалы белән кафеда утырам һәм моның белән алдагы көннәремдә ничек яшәргә соң дип уйлыйм", дип язды Корбангалиева үзенең Facebook сәхифәсендә.

Корбанглаиева һәм Бараноский террорчылыкны аклауда һәм пропагандалауда, шулай ук Русия Кораллы көчләре турында ялган хәбәрләр таратуда гаепләнә.

Прокурор узган утырышта белдерүенчә, Корбангалиева видеолары Русия кешеләрендә борчылу, курку, көчсезлек һәм яклаусыз калу хисләре уяткан.

Фәридә Корбангалиева һәм Алексей Барановскийга террорчылыкны ачыктан-ачык аклау һәм пропагандалау (Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2нче өлеше) гаебе белдерелде. Моннан тыш, Корбангалиевага Русия Кораллы көчләре турында ялган хәбәрләр тараткан өчен дә (Русия Җинаять кодексының 207.3 маддәсе, 2нче өлеше) җинаять эше ачылды. Эш читтән торып каралды һәм җәмәгатьчелек өчен ачык булды.

Русия басмалары мәгълүматына караганда, 2024 елның маенда Корбангалиева һәм Барановский чит илдән видеохостинг платформаларының берсендә уртак әзерләгән видеоязма урнаштырган. Анда террорчылык гамәлләренә өндәү һәм терроризмны аклау элементлары табылган, дип саный тикшерү.

2023 елның гыйнварында Корбангалиева, шулай ук чит илдән торып, мессенджерда Русия армиясенең "махсус хәрби операция" барышындагы гамәлләре турында ялган мәгълүмат тараткан.

Фәридә Корбангалиева һәм Алексей Барановскийга карата читтән торып сак астына алу карары чыгарылган, алар халыкара эзләүдә.

Русия Чехия хакимиятеннән Корбангалиеваны экстрадицияләүне таләп итте. Праганың Шәһәр мәхкәмәсе Русиянең бу үтенечен кире какты.

Фәридә Корбангалиева Казанда туып үскән, журналист. Башта "Татарстан" дәүләт телеканалында, соңыннан "Русия-1" федераль телеканалында эшләгән. 2018-2021 елларда Азатлык Радиосы корпорациясенә керүче "Настоящее время" телеканалында эшләгән. Хәзерге вакытта Прагада яши.

Алексей Барановский "Русия азатлыгы" легионында сугыша.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!