Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рейхстагка байрак кадаучылар командиры Берестка каһарман исеме бирелде. Гази Заһитов батырлыгы әле дә тиешенчә танылмый


80 ел элек 30 апрельдә Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә җиңү байрагы эленде. Рәсми тарихта җиңү байрагын 1 майда Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария элде дип саналса да, чынлыкта байракны аларга кадәр үк элгәннәр һәм ул байракны элүче – Башкортстан татары Гази Заһитов.

17 июльдә Русия президенты Владимир Путин Икенче дөнья сугышы елларында Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын күтәрүчеләр дип саналган хәрбиләр белән җитәкчелек иткән Алексей Берестка "Русия каһарманы" исеме бирде.

Рәсми белдерүдә бу исем "Бөек Ватан сугышы чорында немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен" бирелгәне әйтелә.

Рәсми тарихка караганда, Берест, Рейхстагка Советлар берлеге байрагын күтәргән Мелитон Кантария һәм Михаил Егоровның командиры булган. Алардан аермалы буларак, Берестның каһарман исеме юк иде.

Русия саклану министрлыгы аңа "Русия каһарманы" исеме бирүне сорап беренче тапкыр 1999 елда мөрәҗәгать иткән булган. Әмма дүрт елдан бу үтенеч кире кагылган.

Комиссия Берестның казанышлары инде Кызыл Йолдыз ордены һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән билгеләнгән, дип аңлатма биргән.

2005 елда Украина президенты Виктор Ющенко (Берест 1921 елда Украина ССРының Харьков губернасында туган) аңа "Украина каһарманы" исемен бирде.

Алексей Берестны 80 ел узганнан соң булса да, бүләкләделәр, ә менә Рейхстагка җиңү байрагын чынлап та беренчеләрдән булып кадаган Башкортстан татары Гази Заһитовның бу гамәле Русиядә танылмый. Дөрес, 1997 елда Заһитовка Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә. Ләкин ул да байрак кадаган өчен түгел. Азатлык Радиосы Гази Заһитов батырлыгын искә төшерә.

***

Гази Заһитовның хатыны иренең һәйкәле янында
Гази Заһитовның хатыны иренең һәйкәле янында

1945 елның 29 апрелендә Владимир Маков җитәкчелегендәге төркем (сержант Михаил Минин, кече сержант Гази Заһитов, Алексей Бобров һәм старшина Алексей Лисименко) 29 апрель көнне Рейхстаг янына килеп озак кына алманнар утына каршы тора. Алманнар алар үтеп кергән йортны камап алса да, совет гаскәрләре килгәнче алар бирешмичә каршылык күрсәтә. 30 апрель көнне өлкән сержант Заһитов куркынычларга карамастан, тирә якны күзәтеп өйрәнә. Кичен исә Рейхстагны яулап алу вакытында, күзләүчеләр беренче булып Рейхстаг бинасына үтеп кереп аның түбәсенә җиңү байрагын элә.

1945 елның 1 маенда Гази Заһитов һәм аның хезмәттәшләре Советлар берлеге каһарманы исеменә тәкъдим ителә. Бу исемгә тәкъдим иткән беркетмәдә 30 апрель көнне "Рейхстагны яулап алганда Заһитов беренчеләрдән булып бинага бәреп керде һәм күкрәгенә яраланды, пуля аның партия билетын тишеп узды. Әмма яраланган булуга карамастан, Заһитов сержант Минин белән Рейхстаг түбәсенә менеп беренче җиңү байрагын кадады", диелгән була.

Беркетмәне югары хәрби җитәкчеләр имзалый. Әмма бу төркемдәгеләрнең берсенә дә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелми. Җиңү байрагы дип бары 1 май көнне рәсми рәвештә Берест, Егоров һәм Кантариянең Рейхстаг түбәсенә урнаштырган кызыл байрак кына санала.

Гази Заһитов сугыштан соң туган авылы Яңагошка (Башкортстанның Мишкә районы) кайта һәм 1947 елда авыл шурасы рәисе итеп билгеләнә, көзен гаилә корып җибәрә. Тагын өч елдан авылда оешкан машина-трактор станциясендә механик була. Әмма 1953 елның 23 августында үзенең 32 яшен бәйрәм итеп ике көн узганнан соң ул күмәк хуҗалык техникасы өчен кирәк-яраклар алырга дип Благовещенскига барганда ялгыш егылып төшеп көпчәк астына эләгеп һәлак була.

Аны каһарман исеменә тәкъдим иткән документ эзенә 20 ел узганнан соң журналистлар төшә һәм 1964 елда "Комсомольская правда" газеты чынлыкта җиңү байрагын бөтенләй башка кешеләр урнаштырганлыгына ишарәли. Советлар берлеге таркалгач, 1997 елда бу гаделсезлекне төзәтәләр һәм Маков төркеменә кергән барлык хәрбиләргә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә. Шунысы бар, документта бу исемне Рейхстагны алу өчен түгел, ә "каһарманлык күрсәткәне өчен" диелә

Мелитон Кантария һәм Михаил Егоровны сурәтләүче һәйкәл
Мелитон Кантария һәм Михаил Егоровны сурәтләүче һәйкәл

2010 елда, җиңүнең 65 еллыгына Мәскәүдә сугыш каһарманнарына атап ачылган һәйкәлдә Рейхстагка беренче булып җиңү байрагын кадаучылар дип саналучы Мелитон Кантария һәм Михаил Егоров сурәтләнә.

Ул чакта мондый һәйкәл күп кенә тарихчы, архивчы һәм язучыларда канәгатьсезлек тудыра. 16 документаль китап авторы, язучы һәм архивчы Ягъсуб Шәфиков сүзләренчә, Кантария белән Егоров үзләре исән чакта да дөреслекне көн яктылыгына чыгарырга тырышкан.

"Мин бу мәсьәләләр белән 25 ел буе шөгыльләнәм инде. Михаил Минин исән чакта да Кантария белән Егоров үзләре "Без беренче түгел идек, беренче булып Заһитовлар менде", дип әйтеп килде. Ә тарихчылар барыбер үзләренекен бора. Имеш Сталин әйткән – байрак кадаучыларның берсе грузин, икенчесе урыс булырга тиеш дигән. Менә шул гомер-гомергә килә инде", дип сөйләгән иде Шәфиков әле 2015 елда ук. Язучы 2022 елда вафат булды.

Ягъсуб Шәфиков бу мәсьәләне тагын бер кат күтәрү максатыннан җиңү бәйрәменең 65 еллыгы көннәрендә ул чактагы Русия президенты Дмитрий Медведевка хат язуы турында да әйтте.

"Миндә Русия саклану министрлыгы архивыннан алынган документлар бар. Мин шуларга нигезләнеп, Русия президентына хат яздым. Ул миңа көлгән сыманрак кына итеп җавап бирде. Минемчә, язылган хатлар Медведевка, Путинга барып җитми", ди ул.

Кайбер тарихчылар, Заһитов кадаганы әләм генә иде, ә Кантарияләрнеке байрак иде, диләр, болар арасында аерма була аламы, дигән сорауга Шәфиков: "Сугыш вакытында нинди аерма була ала. Бернинди аерма да юк. Хәрби җитәкчеләр сугышчыларның кулларына кызыл байрак тоттыра да, моны Рейхстаг түбәсенә кадасагыз каһарман исеме бирәбез, диләр. Сәясәте шундый була. Заһитовлар иртәрәк тә һәм иң түбәгә үк мендереп кадыйлар. Алар байракны "Җиңү алиһәсе"нең аягына бәйләп куя. Ә Кантарияләр бәрелешләр тынгач кына, 5 сәгать үткәч кенә күтәрелә. Кызыл байрак кызыл байрак инде ул. Бернинди аермасы да юк. Ул бит, ачуым килмәгәе, ак байрак түгел. Монда аерма шунда гына. Безне аерып баралар. Безнең татар милләтен ничектер күрсәтмәскә тырышалар", диде.

Тарихи дөреслек кайчан көн яктылыгына чыгар икән, дигән сорауга Ягъсуб Шәфиков болай диде: "Белмим шул. Мондый сәясәт барганда, белмим. Үзләре Манеж мәйданы ди. "Руслар алга!", "Рус маршы" дип йөри. Ярар, без татарлар – тыныч халык инде. Без бит чит каһарманлыкка, чит җиңүгә кызыкмыйбыз. Халык бөтенесен дә күреп, белеп тора".

***

2020 елда Казанның Җиңү паркында Совет гаскәриенә һәйкәл ачылды. Аның образы итеп Рейхстагка җиңү байрагын беренче итеп элүче Гази Заһитов алынган. Әлеге һәйкәл артыннан да Шәфиков йөргән иде. Әмма һәйкәлгә чынында Заһитов исеме бирелмәде. Ачылышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Гази Заһитовны телгә алмады.

"Бүген без Совет гаскәриенә һәйкәл ачабыз. Бу Бөек Ватан сугышы кырында сугышкан барлык Татарстан халкына багышлана", диде ул.

Яңагошта Гази Заһитов исемендәге зур гына музей эшли, Мишкә районында аңа һәйкәл куелды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG